«Космос кешене каршы алды!»: танып белү сәгате (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге өлкән сыйныфлылар өчен Юрий Гагаринның космоска беренче тапкыр очуына 60 ел булуга багышланган чара үткәрде. 

IMG-20210415-WA0024
IMG_20210415_101933
IMG_20210415_101836
IMG_20210415_101947
IMG-20210415-WA0013
IMG-20210415-WA0014

Очрашу барышында балалар космос, йолдызлар һәм планеталар белән танышты, кешеләрнең тугры дуслары – Стрелка һәм Белка кушаматлы этләрнең очышы, дөньяда Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы турында белде. Чарада катнашучылар илебезнең космосны үзләштергән көннән алып хәзергәчә кадәр орбитаны яулаган танылган космонавтлары исемнәрен һәм дөньяда беренче булып космос биеклегеннән Җиргә күз ташлаган Ю.А.Гагарин турында искә төшерде. 
Өлкән сыйныф укучыларына экипаж әгъзаларының очарга әзерлеге, «Восток-1» космик корабының беренче тапкыр старт алуы, һәм бүгеге көндә орбитада вакытта космонавтларның нәрсә белән туклануы турында видеоязмалар күрсәтелде. Балалар башваткыч чиште, үзләрен китапханәче ролендә сынап карады: космик киңлек турында тәкъдим ителгән китапларда бирелгән темага мәгълүмат тапты. 
Очрашу турында истәлек итеп катнашучыларга «Җир планетасының йолдызлы улы» буклеты һәм космик темага кызыклы фактлар язылган китап кыстыргычлары бирелде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: